Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу чынлап та бик дөрес. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык хисләре белән дә таныштыра. Һәрбер укучы үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр.